Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британиядә парламент сайлавы


Бүген Британиядә парламент сайлавы уза. Сайлауда төп көндәшлек хәзерге премьер, 17 елдан бирле хакимияттә булган "эшче" партиясе намзәте Гордон Браун һәм оппозициядәге "консерватив" партиясе намзәте Давид Камерон арасында бара.

Сайлауда катнашкан "либераль демократлар"да шактый тавыш җыяр дип көтелә.

Сайлауның беренчел нәтиҗәләре бүген сайлау урыннары ябылганнан соң билгеле була башлаячак.

Әгәр бер партиядә дә 650 урынлы мәҗлестә күпчелекне тәшкил итә алмаса, Британиядә 1974 елдан бирле беренче тапкыр коалиция хакимияте төзелергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG