Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ваһаповчылар Рига “Идел”ен уятып кайтты


Апрель азагында Рәшит Ваһапов фестивале лауреатларының Балтыйк буе илләрендә концертлары узды. Әлеге чарада катнашучылар сәфәр нәтиҗәләре белән таныштырганда, Филүс Каһировның Петербурдагы беренче концерты турында да әйтте.


“Икътисади кыенлык чорында Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивален саклап калу, үстерү, чит илләргә чыгу безнең өчен зур бәхет!”, дип сүзен башлады Ваһапов исемендәге иҗтимагый фонды рәисе, “Идел” журналының баш мөхәррире Рифат Фәттахов.
Сулдан Лилиана Газизова, Филүс Каһиров, Рифат Фәттахов


Бигрәк тә былтыр фестиваль өчен авыр ел була, һәрхәлдә Татарстан хөкүмәтеннән күпмедер ярдәм булса да. Хәзер инде ваһаповчылар авыр чорны үтеп, яңа үрләр яулауны дәвам итә. Республиканың мәдәният министрлыгы ярдәме белән апрель аенда Балтыйк буе илләрен гизеп кайталар.

Зәвыклы яшь җырчылардан саналучы Филүс Каһиров, Лилиана Газизова, “Мирас” инструменталь ансамбле җитәкчесе Рөстәм Кәримуллин Петербур, Таллин, Рига шәһәрләре сәхнәләрендә чыгыш ясый. Оештыручылар белдергәнчә, әлеге концертлар югары дәрәҗәдә үтә. Петербурда Филүс Каһировның беренче концерты була. Горький исемендәге мәдәният йортына 600гә якын кеше килә.

“Татарстан, Русия буенча гына түгел, ерак араларга да йөрергә тырышабыз, Петербурда шактый милләттәшләребез яши, шуңа да бик теләп концерт куеп кайттык. Аллага шөкер татарлар җыелышып килделәр”, диде җырчы Филүс Каһиров.
Казан кунакларын Ригада татар-башкорт оешмалары сәламли

Ваһаповчыларның Ригага 2006 елдан соң икенче тапкыр барулары, ә менә Таллинга тәүге тапкыр аяк басалар. Рифат Фәттахов, әлеге шәһәрләрдә үткән концертлар анда яшәүчеләр өчен мөһим вакыйгага әйләнде, ди. Чөнки ул якларда профессиональ җырчылар бик сирәк булалар икән. Казаннан килгән кунакларга Эстония һәм Латвиянең татар-башкорт оешмалары зур ярдәм күрсәтә. Сәфәрдә булучыларга Рига белән Таллиндагы татар оешмаларының “Идел” исемен йөртүе дә көтелмәгән яңалыкка әйләнә.
Таллин шәһәре, "Татарлар" урамы


Шулай итеп, уртак көчләр белән концертка шактый кеше җыела, тамашага татар җырын үз итүче башка милләт вәкилләре дә килә. Балтыйк буе илләрендәге җыр-моң бәйрәменнән соң, кайбер тамашачылар хис-тойгыларын язма формада җиткерәләр, бигрәктә Филүскә мактау сүзләре күп әйтелә.

“Бер сәфәрдән кайтып керәбез икенчесенә китәбез”, ди ваһаповчылар, 17-23 май көннәрендә Оренбург өлкәсендә концерт куячаклар. Әлеге чараларның төп оештырып йөрүчесе Рифат Фәттахов, Рәшит Ваһапов фестиваленең йөзен билгеләрлек яшьләр таба алдык, ди. Киләчәктә дә яңа талантлар эзләү дәвам итә, фестиваль 3 елга бер тапкыр үтәчәк.

Ә инде әлеге чараларда даими катнашучы Филүс Каһиров белән тулы әңгәмәне “Кызган таба” яшьләр тапшыруында ишетә аласыз.
XS
SM
MD
LG