Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар михнәтләрне онытмаска тиеш


Ачлык елларында күпләр торган җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр була
Ачлык елларында күпләр торган җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр була
Бу җиңү көненә әзерләнүләр уңаеннан мин сугыш алдыннан туган кеше буларак шуны әйтәләм -- сугыш башланганда миңа өч яшь була, алай да мин сугыш елларын хәтерлим, шул чакта әни Мәскәүдән кайтып килгән иде һәм аның миңа кызыл төстәге итек алып кайтканы хәтердә нык сакланган.

Әти белән әни Мәскәүгә күчәргә җыенган булганнар, әни безне алырга кайткан, ә әти калган Мәскәүдә. Шул вакыт сугыш башлана, әтине 45 яшенә карамыйча беренче көннән сугышка алалар. Шундый олы булган килеш тә, биш баласы булган атаны, сугышның беренче көненнән фронтка алуны әле бер каяда да ишеткәнем юк.

Мин шәхсән, әтине татар булганы өчен алганнар икән дигән нәтиҗәгә килдем. Менә совет системасының чын йөзе татарга карата. Ә нинди ачлык, хәерчелек иде мин үскәндә авылларда. Алты-җиде әзмәвердәй ирләр иярле атларга менеп кырларны саклыйлар иде ач халыктан, камчы белән кыйныйлар иде кырдан башак җыйган өчен. Колхоз безнең авылда сугыш елларында да, соңрак та (әле 1948 елда бар иде бу) беренче булып халыкка трудоденьга 100 грам ипи бирә башлады. Каты ачлык булды 1942 елда, ярты авыл ачтан үлде, кайбер гаиләләр тулаем кырылды.

Белмим, ничек әни безне саклагандыр -- биш бала, үзе һәм әле 70 яшьлек әби бар иде, барлыгы җидәү идек, Аллага шөкер, барыбыз да исән калдык.

Сугыш елларында хөкүмәт шулай эшли иде: уракны урып-җыеп алгач, бар икмәкне бөртегенә чаклы дәүләткә тапшырта иде, киләсе ел чәчәр өчен орлык та калдырылмый иде. Ач хатыннар Сергачтан җәй башында берәр пот семена алып кайта иде. Ә ара 25 чакрым, ач килеш, яз башы карлы су эчендә аркаңа бер пот капчыкка салып семена китереп кара! Кем шуны күз алдында китерәлә? Шундый газаплар күрделәр сугыш елларында безнең әниләр.

Яшь кызларны 16-17 яшенә җиткәч, Балахнага урман кисәргә җибәрә иделәр, анда кызларга бик авыр булган, начар аш, суык баракларда тоталар үзләрен, ничек кенә җәфаламыйлар татар кызларын, аванаулар (ред. - ирексезләү, көчләү) булгалый үзләрен. Малалайлар 15 яшенә җиткәч, аларны ФЗУ-га алып китәләр иде. Авылдан бер көтү яшьләрне, 70-80 малайлар һәм кызларны шулай читкә алдылар. Бу безнең авылдан гына шулай, ә башка авыллардан күпме?

Мин уйлыйм, менә ни өчен җәй җиткәч чәчәрлек орлык калдырылмаган икән? Әллә НКВД оешмасы, болар кыш чыкмый үлсәләр чәчәргә кирәкмәс тә дип уйлаганмы? Ә үлмәсәләр инде семена бирербез дипме? Шуңа ошаган, башкача хөкүмәтнең шушы эшен аңлап булмый.

Хөкүмәтнең бу гамәлләрен татар халкына каршы эшләгән җинаять дип кабул итәгә кирәк. Һәм безнең әниләргә шушы михнәтләре өчен һәйкәл куярга кирәк. Менә Татарстанда болар хакында язалар, ә читтә яшәгән татарларыбыз күргән митхнәтләрне кем язар? Кем искә алыр? Без, татарлар, аывырлыклар узгач аларны тиз онытабыз, искә алмыйбыз, никтер искә алырга куркабыз.

Ә бит истә тотарлык хатирәләр күп. Мисал өчен, өч-дүрт яшьлек малайның зур капчык белән болыннан кузгалак яфраклары җыеп, әнигә аш пешерергә китергәне. Әни шул кузгалак яфракларын казанга салып пешерә иде, шушы зур казанга кайчан бер стакан сепаратордан чыккан сөт салына иде. Шушы казанда кузгалак яфракларыннан башка нәрсә булганмы, белмим, монысы истә калмаган.

Шунда бер вакыт сельcовет чормасында бер ташландык справка күргән идем. Сугыш елларында авылыбызны икегә бүлеп, ике колхоз төзеделәр. Берсе Жуков исемендә иде, икенчесе - Пролетарий исемле колхоз иде. 1930-нчы елларда раскулачынныйларның йортларын алып, җимереп бетергәч, авыл уртасында бушлык пәйда булган иде, менә шунда дуңгыз фермасы, ат абзары, сыер һәм башка терлек-туар өчен зур абзарлар төзелгән иде. Шушы дуңгызлардан бәрәңге бакчасын саклап үтте балачак.

Ә налогы күпме иде? Һәр йорттан ит - 50 кг, май (күпмедер, анысын белмим төгәл), 50 данә йомырка, 50 кг йон, ә өйдә бер кәҗә дә юк, соңгы тавыкны алып киткәннәр иде шул салым өчен. Менә шундый рәвештә яшәдек без, белмим ничек түзгәнбездер. Шул елларны һәр елны авылга вербовoщиклар йөри иде, вербовать итеп. Әгәр вербовать ителсәң, паспорт бирәләр иде, ташлап кит кенә авылыңны... Андый начар тормыштан халык күпләп вербовать ителеп кайсы кая таралып бетте. Безнең яктан чыккан кешеләр хәзер кайда гына юк, алар Екатеринбурда да, Себердә дә, Казанда да, Мәскәү белән Петербурда да...

Кыскасы, безнең мишәрне язмыш кая гына таратмады, чәчмәде. Күрәсең, бу хәлләр бер дә очраклы түгел, хәзер боларның барысын искә төшерәсең дә, барчасын дәүләт үзе махсус оештырган кебек күренә.

Мөхәммәт Миначев
"Ватан" партиясе җитәкчесе, Мәскәү
XS
SM
MD
LG