Accessibility links

Медведевнең Төркия сәфәре детальләре билгеле булды


Русия президенты Димитрий Медведевнең Төркия сәфәре вакытында энергия, икътисад һәм иминлек мәсьәләләренең каралачагын белдерелде.

11 майда Төркиягә киләчәк Медведев Анкарада премьеры Тайип Эрдоган һәм президент Абдулла Гүл белән очрашып, төрле килешүләргә кул куячак. Медведевнең Төркиягә хатыны белән киләчәге белдерелә. Русия белән Төркия арасында виза режимын бетерү килешүеннән кала, энергия өлкәсендә дә килешү булачак.

Төркиянең беренче атом энергия станциясен төзү өчен Мәскәү Анкара белән килешүгә ирешкән иде. Проектның гамәлгә ашуы өчен чаралар күрелә.

Һава һәм тимер юл транспорты мөмкинчелекләрен арттыру турында да килешүгә кул куелачак. Моннан кала ике ил арасында мәдәният үзәкләрен aчу турында килешүгә кул куелыр дип көтелә.

Сөйләшүләр вакытында шулай ук Төркия ягы Мински төркемен җитәкләгән Русия белән Карабах мәсьәләсен дә сөйләшәчәк.
XS
SM
MD
LG