Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ветераннар хөрмәт эчендә


Башкортстаннан бер төркем сугыш ветераннары, Җиңү парадында катнашу өчен, Мәскәүгә китте. Ветераннарны Уфа тимер юл вокзалыннан зур хөрмәт күрсәтеп озаттылар.

Башкортстан ветераннары вәкиллегенә исемнәре киң билгеле шәхесләр – генерал-майор Ростислав Имам улы Сибәгатуллин, Сабир Шәяхмәт улы Җиһаншин, Марат Сабит улы Муллагалләмов һәм Владимир Сергеевич Тараторкин керде. Вәкиллеккә күренекле дәүләт эшлеклесе, Башкортстан сугыш ветераннары оешмасы рәисе Марат Муллагалләмов җитәкчелек итә.

“Башкортстан Бөек Ватан сугышында җиңеп чыгу өчен зур өлеш кертте, - ди М. Муллагалләмов. – Һәр өченче танк, һәр бишенче самолет безнең нефтьтән эшләнгән ягулыктан файдаланды. Сугышка киткән 700 мең кешенең 300 меңе яу яланнарында ятып калды. 278 кеше Советлар Союзы Герое дигән югары исемгә лаек, ә 37 кеше Дан орденының тулы кавалеры булды”.

Башкортстанда төп бәйрәм чаралары 8-9 май көннәренә тәгаенләнгән. Әмма аңа кадәр дә һәр җирдә, төрле оешмаларда һәм ширкәтләрдә ветераннарны хөрмәтләү чаралары туктаусыз дәвам итте. Уфада атнакич фронтовик язучыларны хөрмәтләп кичә оештырылды. Ә җомга көнне шундый ук чараны Стәрлетамак язучылар оешмасы үткәрде. Әлеге оешманың җаваплы сәркатибе, язучы Кәбир Акбашев сөйли.

Стәрлетамак язучылар оешмасы җаваплы сәркатибе, язучы Кәбир Акбашев булды бу. 9 май көнне Уфада танылган сәнгать осталары да ветераннар хөрмәтенә бик күп чаралар оештыра. Мисал өчен, талантлы җырчы Айдар Галимов башкаладагы ветераннар госпитале алдындагы мәйданда концерт бирсә, тагын бер татар җырчысы Идрис Кәлимуллин Батырлар аллеясе мәйданында, ачык һавада, үзенең “Сәйяр” төркеме белән чыгыш ясый.
XS
SM
MD
LG