Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кемерово шахтасындагы шартлаулар корбаннары 47-гә җитте


Кемерово өлкәсенең “Распадская” шахтасындагы шартлаулардан үлүчеләр саны 47-гә җитте.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, тагын 43 шахтерның язмышы әле дә билгесез булып кала.

Премьер-министр Владимир Путин бүген Междуреченскидагы киңәшмәдә каза сәбәпләрен җентекләп тикшерүне таләп итте.

Каза урынына Русия прокуратурасының тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин да килде.

9 майда бу шахтада 4 сәгать аерма белән 2 шартлау булды.

Икенче шартлау шахтага 19 коткаручы төшкән чакта булып аларның барысын да үтерде.
XS
SM
MD
LG