Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либиядәге очкыч казасында 100-дән артык кеше һәлак булды


Либиядә бер юлчы очкычының казага очравы нәтиҗәсендә, очкычтагы 100дән артык кеше һәлак булды. Oчкычтa 93 юлчы, 11 очкыч хезмәткәре булган.

Казага очраган Африкия һава юллары очкыныннан бер недерландлы бала исән коткарылган. Казадан исән калган 10 яшьлек ир-бала хастаханәгә озатылды. Аның авыр яраланган булуы хәбәр ителде.

Очкычта 22 либия ватандашы булган, калган юлчыларның күпчелеген европалы юлчылар тәшкил иткән.

Көньяк Африкадан Либияга кайтган юлчы очкычы Триполи һава аланында казага очрый.

Казаның сәбәпләре тикшерелә.
XS
SM
MD
LG