Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрекмәнстан президенты күп партияле дәвер башларга чакыра


Төркмәнстан президенты Корбангули Бирдемөхәммәдов 14 майда ясаган чыгышында, сәясәтчеләрне яңа оппозиция партиясе булдырырга чакырды.

Бирдемөхәммәдов илнең көнчыгышындагы Дашогуз шәһәрендә 600 кешелек гасаба-кабилә башлыгы белән очрашуы вакытында, Төркмәнстанның күп партияле системага күчәргә әзер булуын әйтте. Ул шулай ук парламентка махсус юллама җибәреп, бу хакта яңа канун чыгарырга чакырды.

Бирдемөхәммәдов аксакаллар шурасы әгъзалары белән очрашуы вакытында яңа партиянең карарлы булырга тиешлеге турындагы фикерен әйтте.

Бирдемөхәммәдов илдәге бердән-бер партия булган демократ партиянең җитәкчесе. Бу партия 1991 елда коммунист партиясенә нигезләнеп салынган иде.
XS
SM
MD
LG