Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зиннур Әһлиуллинга прокурор кисәтү ясады


Зиннур Әһлиуллин (с) һәм Милли Мәҗлеснең элекке рәисе Илдус Әмирханов
Зиннур Әһлиуллин (с) һәм Милли Мәҗлеснең элекке рәисе Илдус Әмирханов

Чаллыда 9 май, Җиңү көнен билгеләп үткәндә “Юлдаш” клубы вәкилләре халыкка бер битле язма тараталар. Анда татарларның әлеге сугышта тоткан урыннары хакында фикерләр әйтелә. Шушы гамәлләр өчен клуб рәисе Зиннур Әһлиуллинны прокуратурага чакырталар. Әһлиуллин заманында Чаллы ТИҮе, БТИҮ рәисләре булып торган кеше.

“Юлдаш” иҗтимагый клубы исеменнән язылып таратылган бюллетеньнең эчтәлегенә тукталыйк. Язмада “Без барлык нормаль кешеләр кебек, 1941-45 елларда сугышта һәм хезмәттә батырлыклар күрсәткән ата-бабаларыбызны хөрмәт итәбез. Шунысы кызганыч, алар гомерләрнең соңгы көннәренә кадәр рәхәт тормыш күрмәде. Ә менә җиңелгән илләр - Алмания һәм Япония ветераннары җитешле тормышка лаек булды.

Җиңүчеләр хәзер җиңелүчеләрдән гуманитар ярдәм ала”. Шушы сүзләрдән соң язмада татар батырлары Шакирҗан Мөхәммәтҗанов, Газый Заһитов, майор Гаврилов исемнәре, татарларның батырлар саны буенча алдынгы булулары күрсәтелә. Һәм шундый нәтиҗә ясала, татарлар башка халыклардан кыюрак булмаган.

Алар ирексездән батырлык эшләргә мәҗбүр ителгән. Чөнки, хәрби җитәкчелек татарны сугышның иң куркыныч, авыр урынына җибәргән. Сугыш форсатыннан файдаланып, шовинистик җитәкчелек урыс булмаганнарның санын азайтырга теләгән, күрәсең. “Юлдаш” клубы язмасында 1942 елда Казан татарларын депортацияләү буенча документ әзерләнүе дә, кырым татарларының фаҗигале язмышы да искә алына.

Язма белән экстремизмга каршы тору үзәге кызыксына

Шунда ук, “Әгәр Русия кылган явызлыклары өчен гафу үтенмәсә, басып алган халыкларның мөстәкыйльлеген танымаса, киләчәктә дә матур тормыш булмаячак. Хәзерге җитәкчелек тоталитар режим юлында. Үзгәртеп кору чорларында баш төрткән кечкенә генә азатлык шытымнары да куркыныч астында”, дигән юллар бар язмада. “Юлдаш” клубының шушындый эчтәлектәге язмасы Чаллы прокуратурасының игътибарын җәлеп иткән. Бу хакта клуб рәисе Зиннур Әһлиуллин тулырак әйтеп китте.

“Минем чакыру кәгазендәге мөһергә “Экстремизмга каршы тору үзәге” дигән сүзләр язылган. Кабаттан фикер әйтергә ярамаган заман килә. 9 май көнне без “Өченче Римнан өченче Рейхка кадәр” дигән бюллетень тараттык. Анда фактлар белән үзебезнең фикерне әйттек.

Рәсми идеологиядә булмаган фактларны күрсәтү аларга җинаять булып тоеладыр. Фикереңне әйтә алмасаң, яшәүнең кирәге дә юктыр. 1948 елда кабул ителгән “Кеше хокукларының гомуми Декларация”се бар. Аның 19 маддәсендә фикер әйтү, тарату иреклеге хакында әйтелә. Цивилизацияле илләрдә бу Декларация канун буларак эшли.

Ә менә Русия үзен цивилизацияле ил итеп күрсәтми. Без әлеге язмада җинаятькә өндәмибез. Безгә җинаять эше ачалар икән, андыйларның үзләренә 15-20 елдан эш ачылырга мөмкин. Үземә эш ачудан курыкмыйм. Мөстәкыйльлек, яки үлем, без шул юлны сайларга тиеш”, дигән фикердә тора Әһлиуллин.

“Юлдаш” клубы язмасы Әнәс Хәсәннең "Мин бәйсез татар","Я - независимый татарин" дигән шигыре белән төгәлләнә. Менә шигырьнең дүрт юлы:

"Не русский я, не россиянин
Не лист березовой России.
Исконный я татар – татарин
И до конца останусь им".

9 майда таратылган язма өчен Зиннур Әһлиуллинга экстремистик эшчәнлеге өчен прокурор исеменнән кисәтү ясала.
XS
SM
MD
LG