Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил-Фәләстин низагын чишүдә татарлар да катнаша


Евразия һәм халыкара тикшеренүләр үзәге хезмәткәрләре Булат Ягудин һәм Рәис Сөләйманов.
Евразия һәм халыкара тикшеренүләр үзәге хезмәткәрләре Булат Ягудин һәм Рәис Сөләйманов.

Фәләстин дәүләтенең югары дәрәҗәле вәкилләре Казанга килгәндә аларга Татарстан милләтара һәм динара татулык үрнәге итеп күрсәтелгән иде. Шушы сәясәтне дәвам иттереп, Казан дәүләт университетында “Израил-Фәләстин низагы һәм аны хәл итүдә Русиянең роле” дигән халыкара фәнни җыен оештырылды.

Якын Көнчыгышта тынычлык проблемалары һәм Татарстанның милләтара, динара татулыкны урнаштыру тәҗрибәсе турында фикер алышуны Казан (Идел буе) федераль университеты, Евразия һәм халыкара тикшеренүләр үзәге оештырды. Исеменә караганда, чара бик купшы үтәргә тиеш иде, әмма ул тыйнак кына, университет китапханәсенең залында гына уздырылды.

Аның каравы, фәнни чарада Фәләстин дәүләтенең Русиядәге илчесе, Русия фәннәр академиясенең Якын Көнчыгышны өйрәнүче институтлар хезмәткәрләре, Русия югары уку йортларыннан килгән галимнәр, Татарстандагы яһүди һәм мөселман дине вәкилләре катнашты.

Татар һәм яһүд дуслыгы


Фәнни симпозиумда Русиянең тышкы сәясәте турында гына түгел Татарстанның бу төбәк белән тарихи элемтәләре турында да чыгышлар булды. Татарстандагы яһүд оешмасы вәкиле, сәламләү сүзендә, яһүдиләрнең берничә гасыр буена шушы җирләрдә тыныч яшәүләре турында сөйләп, республикада чыннан да милләтара татулык булуын расларга тырышты. Аның әйтүенә караганда Израилдә Татарстаннан чыккан 10 меңләп яһүд яши һәм алар ике арадагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә зур өлеш кертә.

Татарстанны һәм Израилне берләштерүче икътисади элемтәләр, сәүдә әйләнеше турында сүз шимбә көнне булырга тиеш. Сәүдә сәнәгать пулаты җитәкчелеге катнашлыгында түгәрәк өстәл сөйләшүе планлаштырылган.

Валиулла Якуб
Конференциянең беренче көнендә ислам һәм яһүд диненең охшаш яклары, Идел буе мөселманнарын һәм Фәләстин дәүләтен бәйләүче элемтәләр турында да сүз булды. Мәсәлән, Диния нәзарәте рәисе урынбасары Валиулла Якуб элек электән татарларның Якын Көнчыгыштагы дин кардәшләрен яклап килүен белдерде.

Русиядәге милләтара мөнәсәбәтләр һәм Якын Көнчыгыш


Халыкара фәнни симпозиумның ачылышында Фәләстин дәүләтенең гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Мостафа Фаед та чыгыш ясады. Ул: “Халыкара җәмәгатьчелек Израилнең килешүләрне үтәвен ныклы контроль астында тотырга тиеш, Фәләстин җирләренең оккупациясен туктатырга кирәк!", дигән белдерүләр ясады. Фаед, шулай ук, Фәләстин дәүләте Русиянең төбәктә уйнаган роле белән канәгать, диде.

Чарада кызыклы тәкъдимнәр дә әйтелде. БМОның Мәскәүдәге мәгълүмат үзәге вәкиле Юрий Шишаев, Фәләстиндәге сәяси көчләр арасындагы тарткалашны бетерү өчен, хакимияттә булган фиркаләрнең вәкаләтләрен халыкара вакытлы хөкүмәткә тапшырырга мәллә, дигән фикер әйтте.

Русиянең Якын Көнчыгышка карашы турында Русия Иҗтимагый пулаты әгъзасы, диннәр турында күп еллар язган журналист Максим Шевченко да сөйләде.

Ул, Израил-Фәләстин низагына килгәндә, Русиягә Израилне генә якламаска, һәр яктан үлчәнгән карашка торырга кирәк, диде. Журналист шулай ук, бу төбәктәге хәлләргә бәя биргәндә каты сүзләрдә тыелып торырга киңәш итте.

Шевченко Кавказдагы радикал сугышчы төркемнәр бу низагны уз файдасына куллана, шуңа Русиянең бу низагка карашы илдәге милләтара татулыкка тәэсир итәргә мөмкин, дигән фикер әйтте.

Израилдәге татарлар фәләстиннәрне якламый

Әлеге фәнни җыенда Җәмәгать пулаты әгъзасы Максим Шевченко һәм Израилдәге татар оешмасы башлыгы Закира Зарипова арасында бәхәс тә булып алды. Шевченконың каты сүзләр әйтмәскә дигән тәкъдименә, Зарипова “оккупация” сүзен кулланмаска чакырды. Ул, Израил Фәләстин дәүләтенә дә ярдәм итә, илгә яшәргә килгән гарәпләргә яхшы шартлар тудыра, дип белдерде.

Максим Шевченко, Газзә сызыгында халык, балалар кирәкле дуруларсыз, ачлыктан интегә, анда журналистлар кертелми, ул төбәкнең хәле матбугатта яктыртылмый, дип җавап бирде.

Әлеге фәнни җыенда шулай ук Якын Көнчыгыштагы башка проблемаларга багышланган күп санлы чыгышлар ясалды. Әлеге фикер алышуга читтән торып Израил, АКШ, БДБ илләре галимнәре, җәмәгать эшлеклеләреннән дә тәкъдимнәр җыйдылар. Аларны да исәпкә алып, фәнни җыенның ахырында, низагны хәл итү турында тәкъдимнәр туплаган конференция карары кабул ителергә тиеш.
XS
SM
MD
LG