Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин: Ростехнадзорга шахталарны ябу вәкаләте бирик


Кемероводагы “Распадская” шатхасы торгызылачак, андагы 4 меңләп кеше эшсез калмаячак.

Бу турыда шахтадагы каза нәтиҗәләрен төзәтү хөкүмәт комиссиясе рәисе Виктор Зубков Новокузнецкийда үткән киңәшмәдә әйтте. Киңәшмәдә видеоэлемтә аша хөкүмәт башлыгы Владимир Путин да катнашты.

Ростехнадзор башлыгы Николай Кутьин тишерү нәтиҗәсендә шахтада 1400-дән артык иминлек кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды диде.

Киңәшмәдә Путин Ростехнадзорның турыдан-туры хөкүмәт карамагына күчүен белдерде һәм бу идарәгә җитешсезлекләр табылган очракта шахталарны ябу, аларның җитәкчеләрен эштән алу вәкаләте бирергә тәкъдим итте.

“Распадская” шахтасында 9 майда булган 2 шартлау нәтиҗәсендә 66 кеше һәлак булды. Шахтадагы тагын 24 кешенең язмышы әле билгесез. 80-нән артык кеше әле дә хастаханәдә кала.
XS
SM
MD
LG