Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нургалиев: Милиция башлыкларының вазифада утыру вакыты чикләнә


Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев Казанда Русия төбәкләрендәге эчке эшләр министрлыклары һәм идарәләре башлыкларының үз вазифаларында утыруы министрлыкны реформалау кысаларында вакыт ягыннан чикләнәчәк диде.

Нургалиев Татарстан башкаласында БДБ илләре полиция башлыклары җыенында катнаша.

Җыенда тәртип саклау оешмаларына хезмәткәрләрне сайлап алу, җитәкчеләрнең белемен арттыруда милиция югары мәктәпләренең эше турында сөйләшәләр.

Анда Азәрбайҗан, Армәнстан, Молдова, Украина, Беларус, Казакъстан, Кыргызстан һәм башка илләрнең вәкилләре катнаша.
XS
SM
MD
LG