Accessibility links

Кайнар хәбәр

КамАЗлар Хабаровскийда җыела башлый


Елына 200-250 машина җыю эше Хабаровскийдагы КамАЗ автоүзәгендә оештырыла.

КамАЗның матбугат хезмәте белдерүенчә, Хабаровскийда җыя башлауның сәбәбе - зур йөкләрне, ягъни җыелган машиналарны илнең көнчыгышына ташуның кыйммәтләнүе белән бәйле. Машинаның аерым кисәкләрен Хабаровскийга китереп шунда җыю арзангарак төшә.

Машинаның Ерак Көнчыгыштагы башка ширкәтләрдән алып була торган өлешләре шуннан сатып алыначак.
XS
SM
MD
LG