Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт корылтаена зур өметләр баглана


Берлин корылтаенда (сулдан): Берлиндагы "Урыс йорты" җитәкчесе Михаил Владимиров, Башкортстан премьер-министр урынбасары Илдус Илишев, президентның дәүләт киңәшчесе Сергей Лаврентьев, Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Азамат Галин
Берлин корылтаенда (сулдан): Берлиндагы "Урыс йорты" җитәкчесе Михаил Владимиров, Башкортстан премьер-министр урынбасары Илдус Илишев, президентның дәүләт киңәшчесе Сергей Лаврентьев, Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Азамат Галин

Җомга көнне Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы үтте. Анда июнь аенда үтәчәк зур җыенга әзерлек тикшерелде.

Бу көннәрдә Бөтендөнья башкортларының 11-12 июньдә үтәчәк III корылтаена соңгы әзерлекләр төрле юнәлешләрдә алып барыла. Оештыру эшләре уңышлы гына башкарылып килә. Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе Азамат Галин әйтүенчә, корылтайга делегатлар сайланып беткән. Соңгы сайлаулар чит илләрдә яшәүче башкортларның Берлин шәһәрендә үткән корылтаенда булган. Анда 3нче корылтайга 15 вәкил сайланды.

Башкарма комитет әгъзалары әле узган киңәшмәдә үзләре җаваплы булган юнәлешләр өчен хисап тотты. Корылтай вәкилләре гомум җыеннан тыш тагын 8 секциягә дә бүленеп эшләячәк. Аларда җирдән файдалану, хатын-кызлар, яшьләр, демография һәм башка проблемалар тикшереләчәк.

Башкортстан дәүләт университеты деканы, тарих фәннәре докторы Марат Колшәрипов демография мәсьәләләрен тикшерүче секция эшенә җитәкчелек итә. “Башкорт халкы демографиясе мәсьәләсе шактый борчылу уята торган мәсьәлә. Аңа милләтнең бик акрын артуы да, катнаш никахлар да, башка тискәре факторлар да йогынты ясый”, ди Марат Колшәрипов.

Бөтендөнья Башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе Азамат Галин сүзләренчә, 3нче корылтайга төрле тарафларда яшәгән башкортлар да зур өметләр баглый. Читтә яшәүче башкортларга соңгы елларда Башкортстан җитәкчелеге мөмкин кадәр күбрәк ярдәм итәргә тырыша. “Аеруча мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә бу ярдәм сизелерлек артты, шулай да әле башкарасы эшләр бик күп”, ди Азамат Галин.

Бөтендөнья башкортларының 3нче корылтаенда җәмгысе 800гә якын вәкил катнашачак. Аларның бу зур җыенда чыгыш ясау форсатына ия булганнары, билгеле инде, уртак һәм гомум мәсьәләләр хакында гына түгел, ә һәрберсе үзләре яшәгән төбәктәге проблемаларны да сөйләргә тырышачак. “Шул проблемалар сүздә генә калмыйча, алдагы елларда хәл ителергә дә тиеш”, диде Азамат Галин, 3нче корылтай вәкилләренә җигелеп эшләргә фатыйха биргәндәй.
XS
SM
MD
LG