Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Корея Төньякка пропаганда тапшыруларын башлады


Көньяк белән Төньяк Корея арасында киеренкелек сүрәтендә Сеул Пхеньянга радио тапшыруларын яңартты. Тавыш көчәйткечләр аша чик буендагы төбәкләрдә радио программалар тапшырыла. Юл буйларында Төньяк Корея торпедасының Көньяк Корея көймәсенә һөҗүме турында урам кәгазьләре таратылды.

Сеул санкцияләр кертү турында хәбәр иткәннән соң Төньякның гаскәрләре югары әзерлек хәленә китерелгән.

26 мартта Көньяк Корея көймәсе һәм 46 диңгезченең һәлак булганын тикшергән комиссия һөҗүмдә Төньяк Кореяны гаепләде. Пхеньян моны кире кага.

БМО генераль секретаре Пан Ги Мун Төньякка каршы халыкара чикләүләр кертелү ихтималы турында әйтте.

АКШ Көньяк Кореяны яклавын белдерде һәм тарафларны кискен адымнардан тыелырга чакырды.
XS
SM
MD
LG