Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия бәйсезлек көнен билгели


Грузия башкаласы Тифлистә Руставели мәйданында дәүләт бәйсезлеге көненә багышланган хәрби йөреш булды. Парадны Грузия хәрби көчләре җитәкчелеге һәм президент Михаил Саакашвили кабул итте. Чарада меңләгән гаскәр, хәрби машиналар һәм очкычлар катнашты, хәрбиләрнең яңа киеме тәкъдим ителде.

Хәрби йөрешне шулай ук очкыч казасында һәлак булган Польшаның элекке президенты Лех Качинский туганнары да карады. Алар Батумида Качинский урамы ачылуына чакырылган иде.

Каһарманнар мәйданында Грузиянең иң биек һәйкәле “Каһарманнар манарасы” ачыла. Биеклеге 48 метрлык бу манара тимер һәм пыяладан ясалган. Пыялада 1918-2008 елларда Грузия бәйсезлеге өчен көрәштә һәлак булган кешеләрнең исемнәре язылган. Һәйкәлне испан архитекторы Альберто Доминго Кабо иҗат иткән.
XS
SM
MD
LG