Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ әл-Каидәнең югары җитәкчесе үтерелде дип исәпли


АКШ рәсмиләре Пакстанда ракета һөҗүмендә әл-Каидә җитәкчелегендә өченче урында торган Мостафа Әбү әл-Язид үтерелде дип исәпләвен белдерде. Интернетта әл-Язиднең үтерелүен раслаучы әл-Каидә белдерүе пәйда булды.

Үз исемнәренең әйтелүен теләмәгән АКШ рәсмиләре Пакстанның асаба җирләрендә узган 2 атнадагы АКШ ракета һөҗүмнәрендә әл-Язид үтерелгән дип исәпләргә ныклы нигез бар диде.

Интернетка әл-Каидәнең әл-Язид үз гаилә әгъзалары белән бергә һәлак булды дигән белдерүе дә таралды.

Әл-Язиднең үтерелүе турында элегрәк тә хәбәрләр булган иде. Әмма бу юлы аның үтерелүен әл-Каидә интернет аша беренче мәртәбә раслады.

АКШ рәсмиләре әйтүенчә, ул Әл-Каидәнең төрле һөҗүмнәрен оештырудан алып оешма өчен акча табуга кадәр мөһим вазифалар башкарган.

Мысырда туган, күп еллар буе әл-Каидә әгъзасы булган бу сугышчы әл-Каидәнең башлыгы Усама бин Ладен һәм аның урынбасары Айман әл-Зәвәһири белән турыдан-туры элемтәдә торучы төп кеше булган диелә.

Интернетка чыгарылган әл-Каидә белдерүендә әл-Язид үзенең хатыны, 3 кызы, оныгы һәм башка ирләр, хатыннар, балалар белән бергә үтерелгән диелә.

Белдерүдә аның ничек һәм кайда үтерелгәнлеге әйтелми, вакыйганың майда булганлыгы гына әйтелә.

Белдерүдә шулай ук әл-Язид оешманың Әфганстандагы иң югары җитәкчесе дип атала һәм аның шәһит киткәнлеге әйтелә.

Пакстан җитәкчелегеннән исә әл-Язиднең үлемен раслаучы хәбәр әлегә килмәде. Шулай да исеме аталмаган Пакстан иминлек хезмәткәре Рейтер хәбәр агентлыгына әл-Язид илнең Төньяк Вәзирстан өлешендә 21 майда ракета һөҗүмендә үтерелгән булырга мөмкин дип белдергән.

54 яшьлек әл-Язиднең икенче исеме Шәех Сәит әл-Масри. Ул Мисырның Исламчы Җиһад оешмасының элекке әгъзасы. Әлеге оешма соңрак әл-Каидәне оештыруга өлеш керткән.

Әл-Язид 1981 елда ул чактагы Мисыр президенты Әнвәр Сәдәтнең үтерелүенә бәйле рәвештә бер ара төрмәдә утырып ала.
1980 еллар ахырында ул Әфгантанда эшчәнлек башлый. Соңрак бин Ладен белән Суданга китә һәм кире Әфганстанга кайталар.

Ул әл-Каидәнең финанс эшләре өчен җаваплы баш җитәкче санала һәм 2011 елның 11 сентябрендә Кушма Штатларга каршы террор һөҗүмнәрен финанслауны да ул оештырган дип исәпләнелә.

2007 елда Әфганстандагы террор һөҗүмнәре өчен җаваплы кеше буларак әл-Язид яңадан игътибар үзәгенә чыга.
XS
SM
MD
LG