Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олимпия дәрәҗәсеннән ким булмаган ришвәт


“The Sunday Times” газетасы Сочида узачак Олимпия уеннары корылмалары төзелешләрендәге коррупция турында язма бастырды. “Москонверспром” төзелеш ширкәте җитәкчесе Морозов төзелештә катнашу өчен югары түрәнең аңардан шактый акча таләп итүе турында әйтә.

“The Sunday Times” Сочида Олимпия уеннарын уздыру Русия өчен якынча 450 миллиард сумга төшәчәген яза. Бу Ванкуверда үткән кышкы Олимпия уеннары белән чагыштырганда 6 тапкырга күбрәк. Зур акчалар әйләнгән җирдә, әлбәттә, төрле яшертен уеннар баруы мәгълүм.

Сочидагы Олимпия корылмалары төзелешендә катнашу өчен дә зур көрәш бара. Британ газетасы язуынча, эшмәкәр Валерий Морозовның “Москонверспром” ширкәте Сочида төзелештә катнашу бәйгесендә җиңгән. Ширкәт Олимпиа уеннарына төрле илләрдән киләчәк рәсми вәкилләр өчен торак комплексын төзеп тапшырырга тиеш булган. Әмма аларны эшләрен дә төгәлләргә мөмкинлек бирмичә, төзелештән читләштергәннәр һәм икенче бәйге игълан иткәннәр.

Моның сәбәбе исә Морозовның югары түрәне фаш итүендә булган.

“The Sunday Times” язуынча түрә Морозовтан миллиард ярым сумлык килешүнең 12% үзенә бирүне таләп иткән. Шундый зур коррупция процентлары эшмәкәрне бик гаҗәпләндергән һәм ул бу хакта хокук саклау оешмаларына хәбәр итеп, түрәне фаш итү чараларында катнашырга ризалык биргән.

“Җитәкчелек рөхсәтен алу өчен миңа президент эшләре хакимиятенең капиталь төзелеш идарәсе башлыгы урынбасары Владимир Лещевскийның чыннан да акча таләп итүен дәлилләргә кирәк иде. Ул миннән тендер алдыннан ук 15 миллион сумны түләүне сорады. Һәм шул 15 миллион сумны мин махсус хезмәтләр күзе алдында бирдем. Ягъни беренче чиратта эчке эшләр министрлыгын истә тотам”, диде Морозов.

Ул ришвәтне фаш итү өчен үзенең шәхси акчаларын бирүен әйтә. Чөнки хокук саклау хезмәткәрләре дәүләттән акча алу озакка сузыла дип белдергән.

Эшмәкәргә яныйлар

Хәзерге вакытта прокуратура эшне тикшерүгә җибәргән. Бу да исә бары Русия президенты Дмитрий Медведевка хат биргәннән соң гына мөмкин булган. Чөнки элегрәк түрәне фаш итү чарасыннан соң эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре аларның җитәкчеләре шундый зур түрәгә эш ачмаска кушуын әйтә. Шул ук вакытта киресенчә Морозовның үзенә каршы чаралар күрелә башлый.

Һәм эшмәкәр исә шуннан соң Бөекбританиядә сыенырга мәҗбүр булуын әйтә.

“Кызганычка, түрәләр тарафыннан янаулар яңгырый башлады, шул исәптән минем гаиләмә карата да. Һәм иминлек өчен мин бу хактагы мәгълүмат җәмәгатьчелеккә җиткерелсен өчен мөмкинлек эзләргә тиеш идем. Беренче чиратта әлеге мәгълүматны Лондонда иң танылган юристларның берсенә тапшырдым, шулай ук “The Sunday Times” белән әгәр минем гаиләм белән берәр хәл була калса бу материалларны бастырачаклар дип сөйләштем”, ди эшмәкәр.

Валерий Морозов әлеге ике очрак, ягъни акча таләп итүне җәмәгатьчелеккә җиткерү һәм президентның тикшерү уздырырга йөкләмә бирүе аны һәм аның гаиләсен саклап калырга ярдәм итәр дип саный. Гәрчә ул тикшерүнең соңгы вакытта сүрелә баруын күрсә дә, аның ахырына җиткерелер һәм тикшерү барышы вакытына гына булса да әлеге кешеләр вазифаларыннан азат ителер дип ышана.
XS
SM
MD
LG