Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил тоткарланган активистларны җибәрә


Израил Газзә сызыгына һуманитар ярдәм илткәндә тоткарланган көймәләрдәге 700-ләп кешенең күпчелеген азат итте.

Израил блокадасын өзеп фәлестиннәргә ярдәм итәргә теләгән активистларның тугызын Израил хәрбиләре атып үтерде.

Үз илләренә кайтарып җибәрелүче 400-дән артык активистның күпчелеге Төркия ватандашлары. Арада Греция ватандашлары да бар.

Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләре булмаган унлап илнең 124 ватандашы узган төндә күрше Үрдүнгә чыгарып җибәрелде.

Үрдүнгә чыккан тоткыннарның кайберләре Израилдә тоткынлыкта азык, су, йоклау мөмкинлеге, бәдрәфләр булмаганлыгын белдерде.

Израил тоткынлыкта барлыгы бер йөзләп активистның калуын белдерә.
XS
SM
MD
LG