Accessibility links

Карачай-Чиркәстә татар министрына каршы түгелләр


Бу көннәрдә Русия президенты Дмитрий Медведев Карачай-Чиркәс республикасының эчке эшләр министры итеп Казаннан милиция полковнигы Җәүдәт Әхмәтхановны билгеләде. Кайбер белгечләр бу урынга Татарстан кешесенең куелуын әлеге ике республиканың да охшаш яклары булуы белән аңлата.

Карачай-Чиркәс республикасында эшләгән элекке эчке эшләр министрлары вазыйфасыннан зур шау-шулардан соң китте. Бу яңгырашлы берничә үлемне тикшерү эше белән бәйле булды. Аннан соң министр кәнәфие шактый гына буш торды.

Һәм бу урынга дәгъвалаучылар турында төрле имеш-мимешләр йөрде. Чөнки тышкы эшләр министры вазыйфасы республикада сәяси хәл буларак кабул ителә. Элегрәк әлеге урын өчен көрәш президент кәнәфие өчен дәгъвадан да ким булмады.

Ә Русия президентының Төньяк Кавказ бүлгесе вәкиле Александр Хлопонин күптән түгел барлык федераль карамактагы оешмаларга җитәкчеләр билгеләнгәндә бу аның белән килештерелергә тиеш дигән тәкъдим керткәннән соң, хәл тагын да кырысланды кебек тоелды.

Карачай-Чиркәс милли җыены (парламент) депутатлары берничә ай элек кенә министр итеп җирле кешене яки инде бу төбәк үзенчәлеген яхшы белгән шәхесне куюны сорап мөрәҗәгать өлгесен әзерләнүе хәбәр ителгән иде. Әлеге мөрәҗәгать рәсми рәвештә беркайда да җибәрелмәсә дә, аның әзерләнүен күп кенә журналистлар язды.

Элекке урыс министрларын татар алмаштырды

Карачай-Чиркәскә Казан кешесенең җибәрелүен кайберәүләр шул мөрәҗәгатькә дә бәйләде. Чөнки Татарстан белән Карачай-Чиркәс арасында азмы-күпме охшашлык бар. Карачай-Чиркәстә яшәүче журналист Әхмәт Заубидов әйтүенчә, ике республикада да мөселманнар күпчелекне тәшкил итә. Шуңа элекке министрлар белән чагыштырганда Әхмәтхановка Карачай-Чиркәс үзенчәлекләре бөтенләй ят түгел.

“Моңа кадәр министрлар гел урыс милләтеннән булды. Шуңа депутатлар әлеге вазыйфага җирле кеше сайлансын иде дигән теләк белдерде. Әхмәтханов Карачай-Чиркәстән булмаса да, мөселманнар күпчелектә яшәгән Татарстаннан килүе күпләрне канәгатьләндерер”, ди Заубидов.

Шул ук вакытта Әхмәтхановка Карачай-Чиркәстә эшләү җиңел булмаячак дип уйлаучылар да бар. Ник дигәндә, әлеге республикада җирле җитәкчелек бердәм түгел һәм төркемнәргә бүленгән. Шуңа Әхмәтхановны берәүләр яратса, икенчеләре аңа каршы булачагы көн кебек ачык.

Татарстанда эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү бүлеген җитәкләгән 42 яшьлек Әхмәтханов “Вечерняя Казань” газетасына әле үзенең билгеләнүе турында боерыкның күрмәвен һәм аңардан тыш бу урынга тагын берничә кешенең дәгъва итүен әйткән.
XS
SM
MD
LG