Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Израил белән бәйләнешләрен киметмәкче


Төркия Израил белән бәйләнешләрен чынлап та киметергә җыена.

Төркия премьер-министр урынбасары Бүләнт Аринк парламентта чыгыш ясап дүшәмбе көнне булган вакыйгаларга бәйле рәвештә, Израил белән яңа хезмәттәшлекләрнең туктатылачагын, моңарчы булганнарының киметеләчәген белдерде.

Дүшәмбе Газзә сызыгына һуманитар ярдам илтүче көймәләрдә Израил хәрбиләре тарафыннан үтерелгән тугыз кешенең сигезе Төркия ватандашы, берсе АКШ ватандашы булган төрек иде.
XS
SM
MD
LG