Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан ирекле сайлауларга өмет итә


Кыргызстан конституциягә үзгәрешләр кертү турындагы референдумга әзерләнә. Вакытлыча президент вазыйфаларын башкаручы Роза Отунбаева референдумнан соң үтәчәк сайлауның гадел һәм ачык булачагына ышана.

27 июньдә үтәчәк референдумга кадәр тавыш бирү хокукы булган кешеләрнең санын барларга һәм халыкара күзәтүчеләр өчен эш шартлары булдырырга тиешбез, диде Роза Отунбаева. Вакытлы хакимият башлыгы Азатлыкның Кыргыз редакциясенә әңгәмә бирде.

“Шуннан соң гына тавыш бирүнең гадел һәм ирекле узачагына нигез булачак,” диде Отунбаева.

2009 ел саннарына караганда, Кыргызстанда сайлау хокукы булган 3 155 000 кеше бар. Әмма күпләр эш эзләп читкә киткән, халыкның бер өлеше туганнары янына ялга киткән булырга мөмкин.

Бишкәктә Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасының бүлекчәсе ачылган. Аның башлыгы Ата Мәкән (Ватан) фиркасе җитәкчесе Өмәрбәк Текебаев Кыргызстан өлкәләре башлыклары белән очрашып яңа конституция турындагы референдумны оештыру эшләре турында сөйләшкән.

Апрель аенда Җәләл-Абад шәһәрендә урамга меңләгән кеше чыкты

“Илебез бик авыр хәлдә. Соңгы вакытларда бик күп мөһим вакыйгалар булды. Илдә күп төрле фикер, күп төрле сәяси караш бар. Шуңа күрә без ике сайлау – президент һәм парламент сайлавы уздырырга һәм референдум оештырырга булдык”, диде Отунбаева.

Бүгенге көндә 100дән артык партия көзен үтәчәк парламент сайлавына әзерләнә. Президент сайлавы киләсе елга билгеләнгән.

Җәләл-Абад, Баткен һәм күптән түгел Нарын шәһәрендә булган урам җыеннарын Роза Отунбаева еллар буена проблемаларның җыела баруы һәм берничә айда гына чишелә алмавы белән аңлатты.

Референдум нәтиҗәләренә карап Кыргызстанда күрше дәүләтләрдән аермалы буларак президент хакимияте чикләнеп парламентка күбрәк вәкәләт биреләчәк. Илнең тышкы сәясәтен хөкүмәт билгелиячәк.

“Мөһим карарларны парламент кабул итәчәк. Кыргызстанның тышкы сәясәтендә зур үзгәрешләр булыр, дип уйламыйм. Безнең тышкы мөнәсәбәтләрнең нигезе булдырылган инде. Беренче чиратта күршеләр белән яхшы мөнәсәбәттә калу, шулай ук стратегик партнерлар белән хезмәттәшлекне дәвам итү. Безнең өчен Русия мөһим. Шулай ук Кытай, АКШ, көнбатыш илләре һәм Европа дәүләтләре белән мөнәсәбәтләр дәвам итәчәк”, диде Кыргызстанның вакытлы хакимияте башлыгы Роза Отунбаева Азатлык радиосының Кыргыз редакциясенә биргән әңгәмәдә.
XS
SM
MD
LG