Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа премьер парламентта җавап тотты


Татарстан Дәүләт шурасының 9 июнь утырышында премьер-министр Илдар Халиков республика хөкүмәтенең 2010-2015 елга эш юнәлешләре турындагы нотыгы белән чыкты. Аңа сораулар яудырдылар һәм тәнкыйть тә белдерделәр.

Парламентның XI утырышында беренче мәсьәлә булып Татарстан премьер-министры Илдар Халиковның чыгышын тыңлау тора иде. Ул Татарстан хөкүмәтенең алдагы 5 елга эш юнәлешләре турындагы проект белән чыкты. Ул үзенең чыгышында элекке хөкүмәт башлаган эшләрне дәвам иттерү турында белдерде. Халиков хөкүмәтнең алдагы 5 елга планнары турында сөйләгәндә, энергияне саклау программаларын, нефть комплексын үстерү кирәклеге, медицинадагы югары технологияләр, заманча белем бирү кластерының оешып килүе, читтәге якташларның иҗатына ярдәм итү, мәдәният, милли мирасны саклау турында әйтте.

Депутатлар да эш юнәлешләрен билгеләмәкче

Депутатлар яңа премьер-министрга сораулар яудырды. Мәсәлән, бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, аерым алганда укытучыларның эш хакларын арттыру каралмаганмы, эшсезлек белән нәрсә эшләргә уйлыйсыз, хөкүмәт торак белән ничек итеп тәэсмин итәчәк һәм башка шундый сораулар бирелде. Халиков, бу юнәлешләрдә бергәләп эшлибез, дип җавап бирде.

Иң каты сүзләрне парламенттагы коммунистлар фракциясе башлыгы депутат Хaфиз Миргалимов әйтте. Ул, премьер-министрның
Хафиз Миргалимов
нотыгында конкрет саннар китерелмәде, соңгы 10 елда ирешелгәнгә бәя бирелмәде, тулаем җитештерү күләме билгеләнмәде, 2015 елга пенсионерларның яшәү дәрәҗәсе, уртача эш хакларының күпмегә күтәрелүе әйтелмәде, дип тәнкыйть белдерде.
Миргалимов, халыкның бик аз акчага эшләп йөрүе, кешеләрнең бик авыр яшәвен искәртте. Коммунистлар фиркасе вәкиле, хөкүмәт башлыгын бу якны да кайгыртырга чакырды. Ул, хөкүмәтнең алдагы 5 елга эш юнәлешләре турындагы документны КПССның планлы икътисад турындагы хисапларлары белән чагыштырды. Миргалимов, хөкүмәт башлыгының проекты әлегә изге теләкләрдән генә тора, аларны конкрет программалар белән ныгытырга кирәк, диде.

Хөкүмәтнең эш юнәлешләре мәсьәләсендә фикер алышуларда депутатлар Марат Галеев һәм Марат Хайруллин да катнашты, алар нотыкның җитешсезлекләренә артык басым ясамады. Киресенчә, бу депутатлар яңа премьерга һәм элеккесенә белдерелгән тәнкыйтькә җавап бирде, хөкүмәтнең эшенә уңай бәя бирде.

Шулай итеп, Дәүләт шурасы утырышында хөкүмәт башлыгының алдагы 5 елга эш юнәлешләре турындагы проекты нигездә кабул ителде.

Шулай ук депутатлар үткән ел бюджетындагы акчаларның ничек тотылуы турында канун өлгесен карады. Федераль үзәктән өстәмә акчалар килүе сәбәпле, 2010 елның бюджетына төзәтмәләр кертте.

Ислам динен кабул итү көне

Дәүләт шурасының 9 июнь утырышында “Русиянең истәлекле көннәре исемлегенә исламны кабул итү көнен кертү" турында Федерация шурасы һәм Дума рәисләренә мөрәҗәгать өлгесе дә каралды. Аны фән, мәгариф, милли мәсьәләр комиссиясе рәисе Рәзил Вәлиев тәкъдим итте. Мөрәҗәгать күпчелек тавыш белән кабул ителде, бер кеше каршы чыкты.
XS
SM
MD
LG