Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнарны үтергән ике кеше гомерлек төрмәгә хөкем ителде


Һаагтагы халыкара мәхкәмә Босния серблары гаскәрләренең ике офицеры - 53 яшьлек Вуядин Попович һәм 70 яшьлек Любиш Беарены 1995 елда Сребреницада мөселманнарны күпләп үтерүдә катнашуда гаепләп гомерлек төрмә җәзасына хөкем итте.

Элекке Югославия җирендә сугыш җинаятьләрендә гаепләнгән тагын 4 офицер 5-35 ел төрмә җәзасын алды.

Сребреницада мөселманнарның күпләп үтерелүен тикшерү эше 3 ел дәвам итте. Мәхкәмә эшендә 450 кеше шаһит булып катнашты.
XS
SM
MD
LG