Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бельгия сайлавында милләтчеләр җиңүе көтелә


Брюссель – Бельгиядә бүген вакытыннан алда парламент сайлау үтә. Апрель аенда фламанд либераллары партиясе коалициядән чыкканнан соң, хөкүмәт урыныннан китәргә мәҗбүр булган иде.

Низагның сәбәбе – Бельгиянең фламанд һәм француз телле валлон мәхәлләләре арасындагы каршылыклар булды.

Фикер белешүгә караганда, бу сайлауда илнең төньягындагы Фландрия төбәгенә күбрәк мөстәкыйльлек таләп иткән милләтче партияләр шактый күп тавыш җыярга мөмкин.

Бельгиядәге вәзгыятьне шул да катлауландыра – хөкүмәт төзү өчен ике генә атна вакыт булачак. 1 июльдән башлап Бельгия Европа Берлегендә рәислек итә башлый.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG