Accessibility links

Багдадта һөҗүм нәтиҗәсендә кимендә 12 кеше һәлак булган


Багдад – Якшәмбе Багдадта Гыйракның үзәк банкына һөҗүм ясалган. Кимендә 12 кеше һәлак булган, 40лап кеше җәрәхәтләр алган.

Франс-пресс агентлыгы мәгълүматына караганда, һөҗүмне бер төркем коралланган кеше башкарган. 40 минут дәверендә сигез шартлау яңгыраган, атышулар ишетелгән.

Корбаннарның күбесе – банк хезмәткәрләре.
XS
SM
MD
LG