Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан хөкүмәте илнең көньягына өстәмә гаскәр җибәрде


Бишкәк – Кыргызстанның вакытлы хөкүмәте илнең көньягында милләтара чуалышларны туктату өчен өстәмә гаскәр җибәрде. Хәрбиләргә кисәтүсез ут ачарга рөхсәт бирелгән. Рәсмиләр 50 яшькәчә ир-атларга мобилизация игълан итте.

Килгән хәбәрләргә караганда, Җалал-Абадта кулларына ташлар, таяклар тоткан өч меңләп кеше урамга чыккан. Алар җирле үзбәкләрнең китүен таләп итә. Үзбәкләр тоткан кибетләр, йортларга ут төртә.

Ош шәһәрендә дә яшләр йортларга ут төртә. Урамда атышу тавышлары ишетелә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, илнең көньягында кыргызлар белән үзбәкләр арасындагы чуалышлар нәтиҗәсендә корбаннар саны 100-гә җиткән. 1200дән артык кеше җәрәхәтләр алган.
XS
SM
MD
LG