Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә түрәләрнең ниндие генә юк


Русия президенты Дмитрий Медведев хөкүмәткә түрәләрне кыскарту турында тәкъдимнәр әзерләргә йөкләмә биргән иде. Идел буе федераль бүлгесенә кергән төбәкләр арасыннан иң күп түрәләр – Түбән Новгородта, аннан Башкортстан килә. Казан шәһәрендә узган елны 100дән артык түрә кыскартылган.

Идел буе федераль бүлгедә генә дә бүгенге көндә төрле дәрәҗәдәге 92 меңгә якын түрә эшли. Русия статистика үзәге белдерүенчә, Түбән Новгородта алар 23 меңнән арта. Башкортстан республикасы аннан бераз гына калыша. Өченче урында - Самар, ә аннары Татарстан килә. Әгәр Башкортстанда түрәләр саны 22 мең 421 тирәсе булса, Татарстанда аларның саны ике меңгә азрак.

Түрәләрнең санын киметү турында даими сөйләнсә дә, чынлыкта алар әле дә шактый. Шуңадыр 8 июнь көнне Русия президенты Дмитрий Медведев хөкүмәткә 20% түрәләрне кыскарту турында тәкъдимнәр әзерләү йөкләмәсен бирде.

Түрәләр кыскартылган инде

Әлбәттә, барлык төбәкләр дә диярлек инде түрәләрнең кыскартылуын әйтә. Мисал өчен Түбән Новгород узган елны аларның санын 400 кешегә киметкән. Губернатор Валерий Шанцевның матбугат хезмәте белдерүенчә, бу 15% дигән сүз. Шулай ук анда түрәләрнең хезмәт хакын инде 3 елдан артык күтәргәннәре булмауларын әйтәләр, ә узган елны хәтта киметкәннәр дә икән.

Шуңа да карамастан Түбән Новгородта муниципаль түрәләр саны өлкәсендә дә беренче урында тора. Аларның саны 8 меңнән арта, ә Татарстанда - 5 мең 561 кеше.

Мисал өчен узган елны Казан шәһәре башкарма комитетында барлыгы 120 кеше кыскартылган. Аларның күпчелеге пенсионерлар һәм хезмәт тикшерү узмаган хезмәткәрләр.

Билгеле булганча, Казан мэриясендә эшләүче түрәләрнең күбесе хәзер тикшерү узарга тиеш. Бу коорупциягә каршы көрәш чаралары кысаларында уздырыла. Ялганда тотылган түрәләр эштән китә.

Калган түрәләргә күбрәк акча бүленә

Әлбәттә, бер яктан түрәләрнең санын кыскартып акчаны саклау турында сүз алып барылса, икенче яктан хакимияткә тугрылыклы булган түрәләр өчен киресенчә шактый күп акчалар тотыла.

Мисал өчен Татарстанда хөкүмәт түрәләрне укыту, белем арттыруга 48 миллион сум акча бүләчәк.

Татарстанда бүген барлыгы 18 министрлык, 14 тикшерү оешмасы, 3 комитет һәм 3 агентлык бар.

Түрәләр федераль, республика һәм муниципаль өлкәгә бүленә. Хәтта кайвакыт федераль һәм республика оешмалары шул берүк эшне башкара булып чыга. Бу хакта төбәк җитәкчеләре дә канәгатьсезлек белдергәннәре бар.

Мисал өчен федераль хезмәткәрләренең саны Татарстанда гына да 9 мең 859 кешегә җитә.
XS
SM
MD
LG