Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфган президенты Япониядә


Бүген Әфганстан президенты Хәмит Карзаи 5 көнлек Япония сәфәрен башлады.

Япония Әфганстанга иң күп ярдәм күрсәткән иганәче илләрнең берсе. Былтыр Япония алдагы 5 елда Әфганстанга 5 миллиард доллар акча ярдәме күрсәтергә вәгъдә иткән иде.

Ләкин Япония рәсмиләре бу ярдәмнең илдәге иминлеккә бәйле булуын әйтә. Халыкара проектларны башлау өчен тотрыклыкның тәэмин ителүе шарт.

Хәмит Карзаи Япония патшасы Акиһито, тышкы эшләр һәм икътисад министрлары белән дә очрашачак.
XS
SM
MD
LG