Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Иранга яңа чикләүләр кертергә әзерләнә


БМО Иминлек шурaсының Иранга яңа санкцияләр кертүеннән соң, хәзер Европа Берлеге дә Иранга өстәмә чикләүләр кертергә әзерләнә. Карар иртәгә расланыр дип көтелә. Европа Берлеге, нефть һәм табигый газ, икътисад һәм технология өлкәсендә Иранга өстәмә чикләүләр кертәчәк.

Иртәгә чикләүләрне раслау өчен җыенырга әзерләнгән Берлек рәсмиләре "атом программы турында сөйләшүдән баш тарткан" Иран өчен яңа санкцияләрнең инде "кире кайтылгысыз" җитди карар булуын әйтте.

Европа Берлеге җитәкчеләренең өстәмә чикләүләрне сәяси рәвештә хуплавыннан соң, алга таба Иран Инкыйлап сакчыларының чит илләргә сәфәре һәм аларның чит ил банкларындагы хисапларын туктату кебек карарлар да каралачак.

Көнбатыш белән Иран арасындагы атом программына бәйле каршылыкны чишү максатында Бразилия белән Төркия, үз тәкъдимнәре белән чыккан иде. БМО иминлек шурасы бу ике илнең тырышлыкларын хуплaса да, монын Иран атом программы низагын бетермәячәген алга сөрә.

Иран тышкы эшләр министры Манучәр Моттаки бу ай башында Брюссельгә барып, Европа Берлеген чикләүләр турында кисәткән иде. Моттаки ясаган чыгышында, бер ничә ел элек Иранның иң зур сәүдә уртагы булган Европа Берлегенең, бүген инде арка сафларда калуына игътибар юнәлдерде. Моттаки бу артка китешнең Берлек икътисадына тискәре йогынты ясаячагын әйткән иде.
XS
SM
MD
LG