Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Кыргызстанда илдән яки өйләреннән 400 мең кеше качкан


Берләшкән Милләтләр Оешмасы Кыргызстанда бер атна элек башланган милләтара бәрелешләр нәтиҗәсендә кимендә 400 мең кешенең илдән яки өйләреннән качуын белдерә.

БМОның Һуманитар эшләрне координацияләү идарәсе вәкиле Элизабет Бирс әйтүенчә, балаларны санамаганда да Үзбәкстанга качканнар саны 75 мең белән 100 мең арасында дип исәпләнә. Моннан тыш тагын 300 мең кеше өйләреннән качкан дип санала.

Кыргызстан хакимиятләре Ош һәм Җалал-Абад шәһәрләрендә көч куллануның кимүен белдерә.

Бу шәһәрләрдә үзбәкләр белән кыргызлар арасындагы бәрелешләрдә кимендә 187 кеше һәлак булды, ике меңләп кеше яраланды.

Үзбәкстан президенты Ислам Кәримов БМО генерал секретаре Пан Ки Мунны качак үзбәкләргә тиз арада ярдәм күрсәтергә чакырды.

БМОның качаклар идарәсе ярдәм төягән беренче ике очкычның Үзбәкстандагы Әндиҗан шәһәренә төшеп утыруын хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG