Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан президенты Түбән Новгородта булып кайтты


Анда ул Идел буе федераль округы Шурасы утырышы эшендә катнашты. Утырышта Гражданнар җәмгыяте институтларын үстерү, коммерция белән шөгыльләнмәгән җәмәгатьчелек оешмаларына ярдәм итү мәсьәләләре каралган.

“Безгә каһарманлык, толерантлык, гомумкешелек кыйммәтләре сагында торган барлык җәмәгатьчелек берләшмәләре дә кадерле. Иң мөһиме - алар кеше мәнфәгатьләрендә эшләсен”, дип белдергән Мортаза Рәхимов “Башинформ” хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Әлеге форумнан соң ул Башкортстан телевидениесенә фикерләре белән уртаклашты. “Гражданнар җәмгыяте төзү әле яралгы хәлендә генә. Минем бу форумда башка проблемалар турында да ишетәсе килгән иде. Мәсәлән, безнең өчен беренче санлы проблема - мал азыгы әзерләү. Урыны белән корылык булуы сәбәпле, бу бик кискен тора. Бездә эре терлекләр генә дә 1650000 баш исәпләнә, бу барлык Русиядәге малның 8% дигән сүз”, диде ул.
XS
SM
MD
LG