Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрактан халыкның читкә китүе дәвам итә


БМОның качаклар югары комиссары Антонио Гутеррес Гыйракта көч куллану сәбәпле халыкның илдән китүе дәвам итә дип белдерде.

Аның әйтүенчә, 2007 елдан бирле Гыйрактан 50 меңнән артык кеше киткән. Аларның күбесе Кушма Штатларга барып урнашкан.

Элегрәк киткән 2 миллионлап качакның күпчелеге Сурия, Үрдүн, Либан, Мисыр, Төркиядә яши.

Гутеррес моны бу якшәмбедә билгеләнәчәк Бөтендөнья качаклар көне алдыннан Суриягә килгәч әйтте.
XS
SM
MD
LG