Accessibility links

Җитәкчеләр үзгәреп тора


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Петербурдагы халыкара икътисади форумда республиканы танытып йөргәндә, Казанда янә “Пирамида” үзәге башлыгы алмашынды.

Җомга Петербурда Русия икътисады өчен иң мөһим вакыйгаларыннан саналган халыкара икътисад форумы ачылды. Русиядә бу чараны “Русия давосы” дип тә йөртәләр. Татарстан бу чарада һәр ел актив катнаша. Быел да бирегә бер төркем түрә китте. Аларны республика президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

Русия президенты Дмитрий Медведев, Франция башлыгы Николя Саркози катнашкан бу форумда Миңнеханов, “Русиядәге бизнес: төзелешкә рөхсәт алу юлларын җиңеләйтү” темасына багышланган чыгыш ясаячак. Моннан тыш президент Давостагы бөтендөнья икътисад форумы башлыгы Клаус Шваб белән очрашты. Бу аларның беренче генә күрешүе түгел. Шулай ук чарада Татарстаннар Nokia, Тройка Диалог, Группа Е4 ширкәте вәкилләре белән уртак хезмәттәшлек алып бару турында сөйләште.

“Пирамида”да яңа башлык


Республиканың югары җитәкчелеге Петербурда Татарстан исемен таныткан арада, республикада, әкрен генә булса да, кадрлар алмашынуы дәвам итә.

Казанның иң зур күңел ачу үзәкләренең берсе “Пирамида”га янә яңа башлык билгеләнде. Ел ярым элек, беркем көтмәгәндә бу вазыйфаны Илдар Галиәхмәтовка тапшырганнар иде. Әмма ул вакытта Галиәхмәтовны мәгариф министры тәхетенә дәгъва итүчеләр күп булды. Хәзер исә, “Пирамида” белән җитәкләгән “ТАИФ-арт” ширкәте бетерелеп, үзәк “ТАИФ”ның башка бүлеге “Карсар” ширкәтенә тапшырылды. Аның белән “ТАИФ” башлыгы Альберт Шиһабетдиновның энесе, Альфред Шиһабетдинов җитәкли.
Илдар Галиәхмәтов

1985 елда Педагогика университетының тарих факультетын тәмамлап, ун ел мәктәптә эшләп, башта Яңа-Савин районында, соңрак Казан хакимиятендә мәгариф бүлеген җитәкләп, тәҗрибә туплаган Галиәхмәтовны күпләр мәгариф министры урынында күрә иде. Шуңа да шоу-бизнес тармагында эшләүчеләр Галиәхмәтов “Пирамида”га җитәкче итеп билгеләнгәч ук, аның бу тармакта тәҗрибәсе булмавы турында әйтте.

Әмма Галиәхмәтов бу эшкә җиң сызганып керешкән иде. Узган ел матбугатка биргән әңгәмәләрендә ул, “Пирамида” үзәге күрсәткән хезмәте, бәясе буенча да күпләргә кызыклы концерт залы була ала. Әлегә бу зал 15-20%ка гына эшли. Төп максатыбыз “Пирамида”ны табышлырак үзәк итү”, дигән иде.

Әмма планнар зурдан булса да, алар тормышка ашырылмады. Шоу-бизнес белгечләре сүзләренчә, аренда хакы югары булу сәбәпле, “Пирамида”дан күп кенә концерт оештыручылар китеп беткән. Шуңа да бу үзәкнең эшләре җайга салынмаган.

Гайре мәгълүмат чаралары сүзләренчә, Галиәхмәтов “Пирамида”дан тавыш чыгарып киткән. Алга таба аның ни белән шөгыльләнәчәге әлегә билгеле түгел.
XS
SM
MD
LG