Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев заманында гаепләнгән Лылов өлешчә акланды


Рәсем Tatpressa.ru дан
Рәсем Tatpressa.ru дан

Татарстан Югары мәхкәмәсенең коллегиясе Балык Бистәсе районының элекке башлыгы гаепләнгән өч маддәнең икесен кире алды. Хәзер Евгений Лылов вазыйфаларын арттыруда һәм кануный булмаган эшмәкәрлектә гаепләнми. Вәкаләтләрен көчәйткән дип кенә санала.

Балык Бистәсе районының элекке башлыгы Евгений Лылов язмышын матбугат чаралары күз алдында тотарга тырышты. Лыловны тикшерү эше барганда да, мәхкәмә утырышлары да игътибар үзәгендә булды.

Ник дигәндә, “Комсомольская правда” газетасы 2009 елның 15 августында язуынча, Татарстан президенты Шәймиев 2008 елда Балык Бистәсе районында булганда Лыловның вазифаларын җиренә җиткереп башкармавын белдергән. “...уңышның түбән булуы, терлекләр санының кимүе, республикадагы уртача савымнан ике тапкыр диярлек азрак сөт савылу президентта ризасызлык тудырган”.

“METRO” атналык яңалыклар интернет сәхифәсе язуынча, 2008 нең май аенда пыран-заран туздырылган район башлыгы вазыйфаларыннан киткәч, Лыловка карата җинаять эше кузгатыла. Ул вакытта “тикшерүчеләр элекке башлык 5 миллион сум үзләштергән дип шик белдергән”. “METRO” “50 яшьлек Евгений Лыловка төрмә яный” дип язып чыкты.

“Деловой квартал” интернет сәхифәсе дә 2008 елның май аенда Лылов үз теләге белән эшеннән киткәч, июнь аенда ук җинаять эше кузгатылу турында язган булган. 2009 елның 11 сентябрендә дөнья күргән бу мәкаләдә “2006 елда район советы депутатлары карары белән “Балык бистәсе” МУП - муниципаль унитар предприятие районның 26 хуҗалыгы өчен минераль ашлама сатып алырга дип 2,5 млн сум акча алган була, дип яза. Алынган акчаны кире кайтарасы булмый.

2007 елда хуҗалыкларның 17 се кем акчалата, кеме ашлык белән ашлама өчен МУПка түли. Ә калганнар, акча республикадан кире кайтармау шарты белән бирелгәч, аны бурыч дип санамый һәм кире кайтармый.

2010 елның 18 апрелендә Питрәч районы мәхкәмәсе Лыловны 5 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итә. Мәхкәмә аны вазыйфаларын арттыруда, вәкаләтләрен көчәйтүдә һәм эшмәкәрлек кануннарын бозуда гаепли. Гаепләүдән соң Tatpressa.ru сәхифәсе язуынча, элекке башлык ул вакытта ук үзенең гаепле булмавын Татарстан Югары мәхкәмәсендә дәлилләргә җыенган.

“Беркемгә дә өстән күрсәтмәләр бирмәгән. Ашлама сатып алу өчен акча сессия карары белән җибәрелгән. “Логос” һәм “Слободское” ширкәтләренә акча күчерү район һәм бу ширкәтләр арасында заем килешүе булганга күрә эшләнгән”, дип яза Tatpressa.ru.

“Вечерняя Казань” газетасы 22 июнь көнне соңгы мәхкәмә утырышын яктыртып Лылов сүзләрен китерә. Элекке башлыкка караган “Логос” һәм “Слободское” шәхси хуҗалыклары үз ашлыклары белән республика алдында булган бурычларын түләгән һәм Балык Бистәсе район советы сессиясе карары белән агроҗитештерүчеләргә ярдәм итәргә теләгәннәр.

“Республиканың “50 гә 50” програмы нигезендә ширкәтләргә ашламаның бер өлешен сатып алырга тәкъдим ителде, мисал өчен бер тонна. Аннан соң шуның кадәр үк республика бюджетыннан бирелә. Ә тикшерү без “Балык Бистәсе” МУП аркылы хуҗалыкларга кире кайтарылмый торган субсидия түгел, ә кредит биргән, дип исәпли. Програм нигезендә субсидия белән субсидия алып булмый – башта акча, я булмаса заем кертергә кирәк”, дип белдергән Лылов мәхкәмәдә.

Апрель аенда Питрәч районында булган мәхкәмәдән соң Tatpressa.ru Лыловны яклаучыларның дәлилләрен китергән иде. “Лыловныкы” булган ширкәтләр башлык күрсәтмәсе белән район авыл хуҗалыгы идарәсенең ГУП “РАЦИН” га булган 10 миллион сумлык бурычын түләп керем алмаган, ә бурычка гына кергән. Субсидия алгач банкротлыкка чыккан хуҗалыкларның бурычларын районга “элгән” булганнар. Авыл хуҗалыгы министрлыгы кичекмичә бурычны түләмәсәгез субсидияләр дә, кредитлар булмаячак дип таләп иткәч, районның акчасы булмаганга, башлык ул вакытта үз ширкәтләренең кесәсенә кергән.

Югары мәхкәмә карары нигезендә, вәкаләтләрен көчәйткән Лылов, хәзер инде шартлы рәвештә ике елга гына ирегеннән мәхрүм ителә. Дәүләт оешмаларында эшләү Питрәч мәхкәмәсе карары белән 3 елга тыелган булса соңгы карар аны да бер ел гына итеп калдырган.

“Вечерняя Казань” язуынча, Лылов үзен тулысынча аклауга ирешергә җыена. “Ул үзен җинаять кылучы итеп санамый. Җинаять эше – башкаларга сабак булсын өчен муниципаль дәрәҗәдә реаль сайланган намзәтнең җиңүен кабул итә алмаган система тудырган нәрсә, дип саный”.

2005 – 2008 елларда Лылов Балык Бистәсе районы башлыгы булып эшли. Tatpressa.ru “2005 елда Евгений Лыловның Балык Бистәсе районында җиңүе күп шау-шу тудырды: власть алышыну сценарий буенча түгел, ә эшләп килгән башлык җиңелде”, дип язды.
XS
SM
MD
LG