Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда 4 британия хәрбие һәлак булды


Әфганстанда кичә 3 һәм бүген 4 британ хәрбиеең үтерелү хәбәрен раслаган Британия саклану министры, үлгән 4 кешенең казага очравын белдерде.

2001 елдан бирле бу илдә сугышта һәлак булган британия хәрбиләренең саны 307 булды. Бу сан 300гә җиткән көнне, Британия хөкүмәтенә каршы зур протест чаралары үткәрелгән иде.

Әфганстанда 9 мең Британия хәрбие бар. Аларның күпчелеге Һәлманд вилаятендәге урнашкан. Британия премьеры Давид Камерон һәрбер үлгән хәрби өчен борчылуын әйтте. Камерон Әфган хәрби көчләренең әле үз иминлеген саклый алмавына басым ясап, "алар үз-үзләрен саклый алырлык көчкә җитү белән, Британия хәрбиләре Әфганстаннан чигeнәчәк", дип белдерде.
XS
SM
MD
LG