Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һәдиячеләр Казан Кирмәненә каршы “яуга чыга”


Халык сәнәгате вәкилләре Казан Кирмәне музей-тыюлыгының үзендәге корылмаларны кулланган өчен “Артпатентъ” аша акча сорый башлавына каршылык белдерә. Татарстан прокуратурасы да, Татарстандагы монополиягә каршы хезмәт тә һәдиячеләр ягында.


Татарстанның халык сәнәгате пулаты башлыгы Нури Мостафаев һәдиячеләр алдында торган проблемалар турында җомга хөкүмәткә хат җибәрәчәк. Алар Кирмәндәге һәйкәлләрнең сурәтләрен кулланган өчен түләтүне дөрес түгел дип саный.

Мостафаев сүзләренчә, Русиянең монополиягә каршы хезмәтенең Татарстан бүлеге башлыгы да һәдиячеләргә өркеп калмаска кушкан һәм “Артпатентъ” агентлыгын үзләре үк мәхкәмәгә бирергә вәгъдә иткән.

“Чөнки әлегә кадәр бу акчаларның ничек җыелачагы документлашмаган. Ул акчаларны һәр һәдия остасыннан кем җыячагы, ничек тотылачагы һәм кайларга җибәреләчәге дә билгесез. Бу система бөтенләй эшләнмәгән”, ди Мостафаев.
Нури Мостафаев

Һәдиячеләр әйтүенчә, “Артпатентъ” дип аталган авторлык агентлыгы ябык акционерлык җәмгыяте – коммерция оешмасы икән.

“Артпатентъ” Татарстандагы һәдия җитештерүчеләргә хатлар җибәргән инде. Анда музейлар кануны нигезендә, ул музейга караган әйберләрне бары тик музей рөхсәте белән генә кулланырга мөмкин икәнлеге язылган. Шулай ук “Казан Кирмәне” музей-тыюлыгы үзендәге корылмаларны һәм исемнәрне товар билгесе итеп теркәве дә әйтелгән.

“Артпатентъ” таләпләр үтәлмәгән очракта җитештерелгән товарны юкка чыгару һәм штраф түләтү белән дә яный. Шулай ук килешү төзү өчен заявка тутыру битен дә алдан әзерләп җибәрә. Анда нинди товар җитештерүең генә түгел, ә күпме данәдә булуы, сатудагы бәяләре һәм күпме керем алуың турында бик тәфсилле итеп язып тору кирәк.

Халык сәнәгате пулаты әгъзалары, бергә җыелып, бу хәлне башкарып чыга алмастай эш дип бәяләгәннәр. Моның өчен аерым бухгалтер тоту кирәклеген дә белдергәннәр. Инде Казандагы кайбер сәүдә үзәкләре Казан Кирмәне рәсемнәре төшерелгән һәдияләр сатудан туктаган. Кайбер җитештерүчеләр әлеге мәсьәлә хәл ителмәгән очракта “кирмәнле” һәдия җитештерүне туктатырга җыенуларын белдерә.

“Тәгәрмәчкә таяк тыгалар. Безнең җитештерүчеләр арасында Казан Кирмәне сурәтләре белән булган һәдияләрне киметербез, мөгаен,
Марина Абдуллина
дигән сүзләр йөри”, дип белдерде Халык сәнәгате пулаты әгъзасы Марина Абдуллина.

Һәдиячеләр, без дистә еллар буена Казан Кирмәне, Сөембикә манарасы сурәтләрен ясап Кирмәннең дә, Казанның да, Татарстанның да данын югары күтәрдек, аны дөньяга таныттык, дип белдерә. Кол Шәриф мәчетенең дә халык акчасына төзелүен ассызыклый. Кирмәнне, гомумән, халык байлыгы дип саныйлар.

Халык сәнәгате пулаты башлыгы Нури Мостафаев әлеге проблемалар турында Татарстан прокуратурасына хат язган булган. Прокуратураның федераль кануннарны үтәүне күзәтү идарәсе башлыгы Фатыйхов, “Казан Кирмәне” оешмасының канун бозып, әлеге җирнең хуҗасы – Татарстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы белән килешмичә, товар билгеләре итеп теркәгәнлеге ачыклануын, белдерә.

Чаралар күрсен өчен прокуратура бу хакта Татарстан хөкүмәте башлыгыгына да хәбәр иткән.

XS
SM
MD
LG