Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакыевнең туганы кулга алынды


Кыргыз иминлек көчләре соңгы этник каршылыкларны чыгаруда гаепләп Бакыевнең бер туганын кулга алды. Сәрҗанбәк Бакыевның Җәлал Абад тирәсендәге бер тауда кулга алыну хәбәрен Кыргызстан эчке эшләр министрлыгы да раслады. 27 яшьлек Бакыевның туганы этник каршылыкларны чыгаруда гаепләнә.

Кичә Бишкәктә мәгълүмат чаралары каршында чыгыш ясаган Кыргызстан саклану идарәсе башлыгы Кенешбәк Душабаев, элекке президент Бакыев туганнарының этник каршылыкны арттыру максатында, Үзбәкстандагы динче төркемнәр белән килешеп эшләве турында хәбәрләр булуын белдергән иде.

Душабаев Бакыев туганнарының Кыргызстанның көньягындагы каршылыкларны арттыру өчен үзбәк динче төркемнәренә 30 миллион доллар түләвен әйтә.

Монан элек БМО вакыйгаларның битлек кигән сугышчы төркемнәрнең ут ачуы белән башлануын белдергән иде. Ләкин бу мәгълүмaтны расларлык дәлилләр табылмады.

Апрeль аенда башкалада кабынган каршылык чараларыннан президентлык вазыйфасыннан китәргә мәҗбүр булган Бакыев, соңгы вакыйгаларга бернинди катнашы булмавын белдергән иде.
XS
SM
MD
LG