Accessibility links

Кайнар хәбәр

Качаклар кире Кыргызстанга кайта


Милләтара бәрелешләр вакытында Кыргызстаннан Үзбәкстанга киткән качакларның 70 меңнән артыгы кире кайткан. Бу хакта илнең вакытлы хөкүмәте рәисе генерал-лейтенант Исмаил Исаков хәбәр итте.

Ошта тәртип бозуда гаепләнеп 60лап кеше кулга алынган. 275 кеше һәлак булган, дип хәбәр ителә. Берничә дистә кеше хәбәрсез югалган.
Ошта коммендант сәгате бетерелде.

Иртәгә Кыргызстанда конституция реформасына багышланган референдум үтә. Бүген тавыш бирүдә катнашуга үгетләү яки катнашмаска чакырулар тыелган.
XS
SM
MD
LG