Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиядә Сталинга һәйкәлләр калмады


Грузиянең шахтерлар яшәгән Ткибули шәһәрендә тагын бер Сталин һәйкәле сүтелде. Гори шәһәрендә бу атнада Сталинның 6 метр биеклектәге һәйкәле сүтелеп "Сталин репрессияләре корбаннары" музеена куелды.

Ткибули шәһәр башлыгы сүзләренә караганда каланың үзәге төзекләндереләчәк.

Мәдәният һәм һәйкәлләрне саклау министры Ники Руруа, элек Сталин исемен йөрткән барлык мәйданнар һәм урамнарга Русия белән сугышта һәлак булган грузиннарның исемнәре биреләчәк, дип белдерде. Сталинга һәйкәл торган урыннарда 2008 елның августында булган сугыш корбаннарына һәйкәлләр куелачак.

Грузиянең бер шәһәрендә дә Сталинга һәйкәл калмады, дип хәбәр ителде.


XS
SM
MD
LG