Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия АКШтан аңлатма таләп итә


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров АКШ кулга алган 10 шпион турындагы мәгълүматларда каршылыклар булуын әйтеп, бу хакта Вашингтоннан аңлатма сорады. АКШ гаделлек министрлыгы, Русия исеменнән шпионлык кылуда шикләнелгән 10 кешенең кулга алынуын белдергән иде.

Русия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров бу гаепләүләргә карата ясаган чыгышында,"АКШта 10 кешенең шпионлыкта гаепләнеп кулга алынуы хәбәре Салкын сугыш вакытын хәтерләтә", диде. Лавров, АКШның гаепләүләре урынсыз һәм бу башка максатларга хезмәт итә. Әлеге вәзгыятьнең АКШ-Русия мөнәсәбәтләрен яңарту вакытына туры килүе дә уйландыра" дип әйтте.

Кулга алынган кешеләр башка ил өчен шымчылык кылуда гаепләнә. Бу төр эштә гаепле табылган кешеләргә 5 елга кадәр төрмә җәзасы яный.
XS
SM
MD
LG