Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда телефон кулланучылар саны 1 миллиардтан арткан


Кытайда телефон кулланучылар санының май ахырына җиткәндә 1 миллиард 100 миллион кешегә җитүе белдерелде.

Кытай сәнәгать һәм информатика министрлыгы тарафыннан бирелгән мәгълүматта, быел гыйнвар аеннан май ае ахырына кадәр телефонга язылганнар саны 5 айда 40 миллионга җиткән. Кытайда мобиль телефон кулланучылар саны исә 786 миллион.

Моннан кала Кытайда тизрәк интернет хезмәте киң тарала, интернет кулланучылар саны 113 миллионга җиткән.
XS
SM
MD
LG