Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германиядә Меркель намзәте президент булды


Германия канцлеры Ангела Меркель намзәте 3нче тур сайлауда президент буларак сайланды.

Кристиан Вульф тәүге ике турда кирәкле күпчелекне җыя алмаган иде. Вульф өченче турда гына коалиция хөкүмәтенең тулы яклавын туплый алды.

Германиядә президент символик көчкә генә ия. Соңгы президент сайлавы Меркельнең коалиция хөкүмәте алдында зур сынау буларак күрелә иде.
XS
SM
MD
LG