Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия-Израил рәсмиләре низагтан соң беренче тапкыр очрашты


Газзәгә булган блокаданы бәреп керергә теләгән ярдәм көймәсенә булган һөҗүмнән соң Төркия белән Израил рәсмиләре беренче тапкыр очрашты.

Израил һәм Төркия мәгълүмат чаралары Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Даутоглу белән Израил сәүдә министры Бәньямин Бен Элизернең Брюссельдә очрашуын хәбәр итте.

Израил хәрби мәгълүмат чарасы очрашуның Вашингтон арадашчылыгында оештырылуын белдерде.

Израилнең Газзәгә ярдәм ташыган көймәгә булган һөҗүменнән соң, Төркия Тел Авивдәге илчесен кере чакырган иде. Ике ил арасындагы дипломатик бәйләнешләр өзелгән иде. Төркия Израилнең гафу үтенүен һәм һөҗүм турында бәйсез тикшеренү уздыруны таләп итә.

Төркия бу таләпләр үтәлмәгән очракта Израиль белән икътисади һәм хәрби мөнәсәбәтләрен туктату белән янаган иде.

АКШ президенты Обама, Израил белән Төркия арасында туган киеренкелекнең борчу уятуың белдергән иде.
XS
SM
MD
LG