Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда төрбәгә булган һөҗүмдә 42 кеше һәлак булды


Пакстанның Лаһор шәһәрендә Суфи Дата Дәрбар төрбәсенә төнлә булган интихар һөҗүмендә кимендә 42 кеше үлде, 180дән артык кеше яраланды.

Һөҗүм оештырылган суфи дин галиме төрбәсенә һәр ел күп санда шигый һәм сөнни мөселманнар зиярәт итә.

Пакстан полициясе мәгълүматына караганда, ике аерым кеше тарафыннан оештырылган һөҗүм вакытында төрбәдә меңләгән кеше гыйбадәт кылa булган.

Һөҗүмчеләр беренче бомбаны кешеләр намазга әзерләнгәндә мәчетнең аскы катында шартлата. Әлеге шартлаудан кешеләр качканда өстәге катта янә икенче бомба шартлый. Шартлау тәэсирeнең көчле булуы белдерелә.

Күп санда кеше зыян күргән һөҗүмдә җаваплыкны үз өстенә алучы булмады.
XS
SM
MD
LG