Сембердә 8нче санлы мәктәпнең ябылуы турындагы карарга каршы оештырылган ачлык тоту чарасы тәмамланды. Ачлык тотучылар максатына иреште. Өлкә хакимияте ике мәктәпне япмаска карар кылды.
Шәһәр мэры Александр Пинков 7 һәм 8 номерлы мәктәпләрнең ябылмаячагын белдерде.
Моннан элек өлкә хакимияте төбәктәге 5 мәктәпне укучылар саны кимү һәм акча кытлыгы сәбәпле ябарга карар кылган иде.
Әлеге карарга ризасызлык белдергән халык 25 июньдә шәһәр мәйданында ачлык чатырлары корган иде.
Бу атна башында Сембер төбәге баш-прокуроры мәктәп ябуның канунсыз эш булуын әйткән иде. Артабан губернатор мәктәпләрне ачык тотарга вәгъдә итте.