Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия көнбатышка шпионнарны алышырга тәкъдим итә


Русия, күптән түгел АКШта шпионлыкта гаепләнеп кулга алынган кешеләрне Русиягә хыянәттә гаепләнгән атом коралы белгече Игорь Сутягинга алмаштыру тәкъдиме белән чыга. Бу хакта Русиянең интерфакс хәбәр агентлыгына Сyтягиннең адвокат Анна Ставицкая белдерде.

Атом кораллары белгече Игор Сутягин 2004 елда Көнбатыш мәнфәгатенә шпионлык кылуда гаепләнеп, Русиядә 15 ел төрмә җәзасына хөкем ителгән иде. Ул Британия ширкәтләренә яшертен мәгълүмат җибәрүдә гаепле табылган иде.

Әгәр көнбатыш бу тәкъдим белән килешсә, ул Британиягә җибәреләчәк.

Күптән түгел АКШ үз мәнфәгатенә каршы эшләгән 10 Русия шпионың кулга алган иде.
XS
SM
MD
LG