Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара валюта фонды Грузиягә кредит бирәчәк


Халыкара валюта фондының җитәкчеләр шурасы Грузиягә 75 миллион доллардан күбрәк алтынчы кредит бирү турында карар кабул итте.

“Интерфакс”ка оешманың Тифлис бүлегендә белдерүләренчә, бу акчалар илнең бюджетын яхшыртуга тотылачак.

Халыкара валюта фонды белдерүенчә, илдә икътисади үсеш күзәтелә башлаган. Элегрәк кризиска каршы программаны тормышка ашыру өчен Грузия инде оешмадан барлыгы 810 миллион долларга якын биш кредит алган иде.
XS
SM
MD
LG