Чечня президенты Рамзан Кадыйров республикада хокук яклаучыларга беркем һәм берни янамый дип бара. Грозныйда “Интерфакс”ка ул: “Мин кайбер хокук яклаучыларның даими рәвештә Чечняда аларның тормышына куркыныч яный дип белдерүләрен һич аңлый алмыйм, бу уйлап чыгарылган проблема. Чечняда аларга беркем янаганы юк һәм янамый”, диде.
“Мемориал” оешмасы мәсьәләсенә килгәндә, ул республикада аларның эшчәнлегенә комачауларга беркемнең дә башына килгәне юк дип әйтте. “Безне оешманың эшчәнлеген туктату, аның бинасын ябу турындагы сүзләр аптырашта калдыра. Аның турыдан-туры үз вазыйфаларына күбрәк игътибар бирүе оешманың үзенә дә, республика халкына да файдалырак булыр иде”, диде Чечня президенты.
Кадыйров хакимият гражданнар җәмгыяте белән хезмәттәшлеккә әзер дип белдерде. Һәм мондый сөйләшүләрнең инде алып барылуын һәм аңа яңа оешмалар да кушыла алуын әйтте.
Элегрәк “Мемориал” хокук яклау оешмасы Чечняда эшчәнлеген туктатырга мөмкинлеген белдергән иде. Моңа сәбәп итеп Кадыйровның җирле каналга оешма белән бәйле кешеләрне “халык, канун һәм дәүләт дошманы” дип атавы китерелде.