Accessibility links

Кайнар хәбәр

Былтыргы икмәк кая киткән?


12 июльдә Русия хөкүмәте корылык китергән проблемаларны хәл итүгә багышланган җыелыш үткәрде. Анда Татарстан президенты Путиннан 1 миллион тонна ашлык бирүләрен сорады.

Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы биргән мәгълүматларга күрә, республиканың дистәдән артык районында ашлык җыю бара. Алдан фаразланганча, уңыш бик түбән. Республика буенча уртача 8 центнерга якын.

Узган дүшәмбедә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия хөкүмәте алдында чыгыш ясаганда, республиканың 10 ел дәвамында 4-5 миллион тонна ашлык алуын искәртә. Миңнеханов быелгы уңыш фаразлар буенча 1 миллион тонна гына булачак, ди. Ул Путинга Татарстанның федераль хакимияттән ярдәм өмет итүен әйтә.


“Русия хөкүмәте җыенында Рөстәм Миңнеханов җитди чаралар күрергә кирәклекне ассызыклый. Моның өчен федераль һәм төбәк хакимиятләренең үзара аңлашып эшләве кирәк, ди. Быел күп дигәндә 1 миллион тонна ашлык җыелса, Русия интервенция фондыннан тагын шуның кадәр икмәк таләп ителә”, диде Татарстанда авыл хуҗалыгы тармагын яктыртучы журналист Гөлнур Шәймуллина.

Икенче бер журналист Раиф Гыймадиев Рөстәм Миңнехановның Русия хөкүмәтеннән Татарстан өчен икмәк соравы сәер күренеш ди.

“ Узган ел 5 миллион тонна ашлык алынган икән, аның бит маясы күп калырга тиеш. Шулай ук элеваторлар икмәк белән тулы дигән хәбәрләр дә булды. Боларның барсын исәпләгәндә быелга үзебезнең ашлык үзебезгә җитәрлек булырга тиеш, ләкин ни өчендер җитми”, ди Гыймадиев.
Исән калган башаклар

Ул республика кырларына да чыгып кергән һәм аннан авыр тойгылар белән кайткан.

“Татарстан буйлап күп районнарны йөреп чыктым. Кырлар август ахыры сентябрь башындагы кебек сап-сары, җәй уртасында көз кебек. Басу эченә керәсең зәгыйфь башаклар күзгә ташлана. Хәтта ки болын кипкән, корган, мал чыгарып, көтү көтеп ашатырга әйбер юк”, дип белдерде Раиф Гыймадиев.
Сулдан Раиф Гыймадиев


Путин гадәттән тыш хәл кертелгән 11 төбәк арасында Татарстан җитәкчеләренең корылык китергән зыянга каршы эш-хәрәкәтләре игътибарга лаеклы дип әйтә.

“Владимир Путин калган төбәк җитәкчеләренә республикадагы активлыкны үрнәк итеп куя. Проблемага салкын карау гафу ителмәячәк, вәзгыять җитди. Шулай да бездә илне ашлык белән тәэмин итәрлек запаслар бар, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә ярдәм итәрлек финанс мөмкинлекләре дә җитәрлек ди Путин. Һава шартлары китергән зыянны исәпләү өчен Русия авыл хуҗалыгы министрлыгына бер ай вакыт бирелде”, ди Шәймуллина.

Галимнәр исә быелгы корылыкны 1921 ел белән чагыштыра, ул вакытта мисал өчен Спас өязендә 12 пот икмәк чәчеп 5 пот кына җыеп алалар. “Вечерняя Казань” газетасы соңгы санында котычкыч ачлык була дип яза. Шулай ук әлеге матбугат чарасы белдергәнчә, республиканың алдагы еллардагы уңышы күпкә арттырып күрсәтелгән.
XS
SM
MD
LG